Зәй офыклары

Ял лагерьлары балаларны кабул итте

Бу атнада районыбыз биләмәсендәге балалар ял лагерьлары беренче сменада ял итүчеләрне кабул итте. Көн саен диярлек   аларны тантаналы төстә ачу чаралары үтте.

5 июньдә шәһәр читендә урнашкан “Йолдызлык” муниципаль лагеренда да беренче смена эшли башлады. Лагерьны  ачу тантанасында  район башлыгы Разиф  Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район Советы депутаты, район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Эдуард Галиев катнашты. Тантанага шулай ук “Ялта-Зәй”, “Факел” лагере башлыклары кунак булып килде.

 Быел лагерьның беренче сменасында 105 бала ял итә. “Йолдызлык”та 4 сменада быел  барлыгы 460 бала ял итәчәк. Тулаем  лагерьларда 2160 баланың ял итүе планлаштырыла. Көндезге мәктәп яны лагерьларында - 1000, ял һәм хезмәт лагеренда – 500, белем бирү учреждениеләре базасындагы 7 көнлек профильле лагерьларда -200, палаткалы лагерьда 30 бала ял итәчәк. Стационар лагерьда 260 юллама бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балалары өчен каралса, 55 юллама – предприятиеләрдә  хезмәт куючылар балалары өчен. Моннан тыш, район территориясендәге  “Факел” лагеренда – 880 , “Ялта-Зәй”дә -1400, “Жемчужная”да 330 баланың ял итүе каралган.


 “Йолдызлык” лагере елдан- ел төзекләнә бара. Быел да ул балаларны көлеп торган биналары, карап туймаслык матур биләмәсе белән каршы алды. Лагерьны балалар килүенә әзерләүдә шактый оешмалалар үз өлешен керткән.

- Аны төзекләндерүгә узган ел  республика бюджетыннан - 5 миллион сум, җирле бюджеттан 547 мең сум акча бирелгән иде. Быел биредә шулай ук төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк: концерт залы үзгәртеп корылачак, территория төзекләндереләчәк, яктырткычлар куелачак, балаларга футболкалар алына. Болар өчен республика бюджетыннан -11 миллион, җирле бюджеттан 4 миллион 830 мең сум средстволар каралды, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков.

 Җәйге ялга беренчеләрдән булып җыелган балаларны район башлыгы  Разиф Кәримов тәбрикләде. Ул балаларга ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүләрен теләде, саклык чараларына аеруча игътибарлы булу кирәклеген искәртте.

Беренче сменада ял итүче балалар  4 отрядка бүленеп, спорт, мәдәни чаралар, төрле ярышлар белән 21 көн дәвамында  ял итәчәк.

-Беренче смена лагерьда Мәдәният елы кысаларында театрга багышлап оештырылачак. Әлеге уңайдан күп кенә чаралар планлаштырабыз. Сменаларның берсе экология юнәлешендә булачак. Дүртенче смена профильле смена булачак, -диде лагерь башлыгы Наталья Ермишина.

Балаларның ялы күңелле итеп оештыру әйдәманнардан тора. Беренче сменада Түбән Каманың студентлар отрядлары үзәгенең 8 әйдаманы эшләчәк. Алар барысы да  язын ук оештырылган махсус курслар узганнар.

Лагерьны ачу бәйрәм төсе алды. Ул театр сәнгатенә багышлап оештырылган иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: