Зәй офыклары

“Ялчыгол” мәчете каршында татар теле курслары эшли башлый

1 октябрьдән Зәйнең “Ялчыгол” мәчетендә дин сабаклары бирү дәресләре башлана. Укучылар, урта һәм өлкән буын ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым укулар оештырыла.

Шунысы игътибарга лаек, агымдагы уку сезонында, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте кысаларында, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республикада алты айга исәпләнгән бушлай  татар теле курслары ачыла. Курслар республиканың    100 мәчетендә оештырыла. Әлеге башлангычка Зәй мөхтәсибәте дә кушылды. 1 октябрьдән Зәйнең “Ялчыгол”  мәчете каршында “Без – татарлар” дип исемләнгән татар теленә өйрәтү курслары эшли башлый. Атнага берәр сәгатьлек ике дәрес каралган.  Шулай итеп, курслар 48 сәгатькә исәпләнә.  Курслар тәмамлаучыларга сертификатлар бирелә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: