Зәй офыклары

Ялчыгол оныклары янә очраша

Бу ялда Иске Зәй бистәсе мәчетендә якташ язучы, дин галиме Таҗетдин Ялчыгол оныклары бергә җыелып ифтар мәҗлесе уздырырга ниятли.

Әлеге токым оныклары илнең кайсы шәһәрләрендә генә яшәми дә, нинди генә җаваплы урыннарда хезмәт куймый.  Биредәге уку-укыту үзәгендә ерак бабаларының музее да эшли, аларның биредә дә булырга ниятләре бар. Узган ел алар әлеге музейга шактый экспонат биргән иде. Ялчыгол оныклары быел  янә биредә  очраша.
Әлеге ифтарны оештыручылар  нинди ният белән авыз ачтырган булсалар, ниятләре тормышка ашсын, тоткан уразалары, кылган гыйбадәтләре кабуллардан булсын. “Гамәлләр ниятләргә күрә”, диелгән бит олы хәдисләрдә. Бу матур башлангычны башка мөселманнар да  хуплап каршылар, әлеге тәртиптә авыз ачтырулар дәвам итәр, шәт.
Гомумән, авыз ачтырулар кебек изге гамәлне кылу хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: "Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган һәммә кешенең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла", диелгән.  Коръән аятьләре, Рамазан аеның  фазыйләтләре турында ишетү - һәр мөселман өчен кирәкле гамәл.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: