Зәй офыклары

Ялчыгол скверында юл йөрү кагыйдәләре өйрәттеләр

Зәйнең Ялчыгол скверында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3нче мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре иленә сәяхәт ясадылар.

Биредә балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча  белемнәрен күрсәттеләр, викторина сорауларына  җавап бирделәр, «Светофор», «Пассажирлар», «Паровоз» уеннарын уйнадылар. ЮХИДИ инспекторы балаларга җәяүле һәм велосипедчылар өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, ә балалар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: