Зәй офыклары

Ялчыгол паркында эш дәвам итә

Парк-скверлар елы уңаеннан, Зәйдә "Космос" яшьләр үзәге белән мәчет арасында Таҗетдин Ялчыгол паркы төзү эше башлануы турында хәбәр иткән идек. "Горзеленхоз" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте агач-куакларны кисеп, парк урынын әзерләде инде. Аларга хәзер "Управдом" белән "Теплодом" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләре дә кушылды. Әлеге оешмалар паркка бетон юллар салуга җир әзерли. Кыскасы, парк...

Парк-скверлар елы уңаеннан, Зәйдә "Космос" яшьләр үзәге белән мәчет арасында Таҗетдин Ялчыгол паркы төзү эше башлануы турында хәбәр иткән идек. "Горзеленхоз" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте агач-куакларны кисеп, парк урынын әзерләде инде. Аларга хәзер "Управдом" белән "Теплодом" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләре дә кушылды. Әлеге оешмалар паркка бетон юллар салуга җир әзерли. Кыскасы, парк юлларына брусчатка түшәлеп, яктырткычлар куелып, утыргычлар урнаштыралачак, яшелләндереләчәк. Шул рәвешле тиздән биредә зәйлеләр ял итәрлек тагын бер парк сафка басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: