Зәй офыклары

«Җәяүле юлы» операциясе үтте

Республикада, шул уңайдан районда, 30 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр «Җәяүле юлы» операциясе үтә. Республика юл иминлеге идарәсе тарафыннан үткәрелүче әлеге чара юл кичүләрендә булган кимчелекләрне ачыклау, җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләрне кисәтү максатыннан оештырыла, дип хәбәр итә район ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.

Көзге айларда, җәйгә караганда, транспорт һәм җәяүлеләр агымы чагыштырмача арту, көн озынлыгы кыскару, өстәвенә явым-төшемле һава торышы еш тору сәбәпле, аварияләргә юлыгып гомерләре өзелгән җәяүлеләр саны 30 процентка арта. Шул сәбәпле, операция барышында тагын бер кат җәяүлеләргә юл аркылы бары тик махсус каралган урыннардан, юл чатларында исә тротуар яисә юл чите линиясе буенча гына чыгарга кирәклеге искәртелә. Ничек кенә булмасын, куркыныч тудырмавына инангач кына машина юлын аркылы чыгу сәламәтлекне, кайвакыт гомерне дә саклап кала ала.
Агымдагы елның ун аенда шәһәр-районда җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән өчен – 22 машина йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 154 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: