Зәй офыклары

Ялган акча сатып тотылган

Ялган акчалар эшләп, баерга теләүчеләр турында тарихта күптәннән билгеле. Акча тамгаларын бозу, ялган акча эшләү дөньяда беренче акчалар барлыкка килү белән башланган.

Тарихка күз салсак, Россиядә XVI гасырда ук әйләнештә ялган акчалар бик күп булуы билгеле. Бакыр акчаларны көмешләндергәннәр, көмешкә бакырны яртылаш һәм өчтән бер күләмдә кушканнар, ялган акчаларны чит илләрдән алып кайтканнар һ.б. Ялган акча ясаучылар белән көрәш тә каты булган. XVIII гасырның икенче яртысында Россиядә әйләнешкә беренче ассигнацияләр чыгарылган. Кыймммәтле кәгазьләрне ошатып ясаучылар үлем җәзасына тартылган яисә гомерлеккә каторгага җибәрелгән.
Ялган акчалардан беренче чиратта элек тә, хәзер дә дәүләт зыян күрә.
Безнең заманда да патша чорындагы акчалар сатучы яисә ялган коллекция туплаучылар юк түгел.
 Гражданин П. баю нияте белән хокук бозуга бара. Ул патша чорындагы алтын һәм көмеш акчалар сатып алучыны таба. Аңа алтын акчаны 1000 сумга сатуны тәкъдим итеп, чынлыкта сатып алучыга шул чорның чын акчасын күрсәтә. Сатып алучы исә, ышанып, чын алтын дип, акчаны сатып алырга була. Сатучы исә әлеге тәкъдиме белән генә чикләнми, кызыксынучыга патша чорындагы 418 алтын һәм 182 көмеш акчасы булуын әйтә, аларны 400000 сумга сату тәкъдиме ясый. Сатып алучы аларның ялган акчалар икәнлеген аңламыйча, ризалаша һәм П.га тиешле күләмдә акчасын бирә. Шулай итеп, ялган акча хисабына баерга теләүче әлеге кешегә зур күләмдә зыян сала һәм РФ Ьинаять кодексының 159нчы маддәсе 3 өлешендә каралган җинаять кыла. Аңа карата  ике елга ирегеннән мәхрүм итү турында  шартлы хөкем карары чыгарыла. Ә металлдан эшләнгән  сары төстәге 418 һәм көрән төстәге 182 акча дәүләт файдасына конфискацияләнә.
Л. Кузяхметова, Зәй шәһәр судының гомуми бүлек башлыгы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: