Зәй офыклары

Ялгыз чыршы

Менә табигатькә аклык-сафлык өстәп кыш та килеп җитте.

Бөтен җирне ак кар каплады. Балалар кышны сагынып күптән көттеләр инде. Декабрь ае җитү белән Яңа ел бәйрәмен, әти-әниләре белән озын кышкы каникуллраны көтәләр бит алар. Сау-сәламәт булып чирекне тәмамлыйсы, чаңгы-чаналарда, шугалакта шуасылар бар әле алда.
Оныкчыгым Самира белән без табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп йөрергә, кышкы салкын көннәрдә җимлекләр куярга яратабыз. Яңа шәһәрдә яшәгәч, чаңгы юлы да безгә якын: туйганчы чаңгыда шуып, сәламәтлегебезне ныгытабыз.Үзебез белән танышларыбызны да, дусларыбызны да чакырабыз.Урман буендагы һава чиста, саф. Матурлык әйтеп бетергесез! Ярмалар алып барып, канатлы дусларыбызны да сыйлыйбыз. Рәхәтләнеп чаңгыда шуганнан соң өйгә кайтабыз.
Йорт буенда ничә ел инде яшь чыршылар үсеп утыралар иде. Кызганыч, берсе быел ялгыз калды. Кар көрәүче тракторчы абый әллә күреп, әллә күрмичә, матур чыршыны кар өеме белән сындырып тигезләп китте. Бәйләп тә карадык, әмма чыршыбыз яңадан үсеп китә алмады. Узган ел урамга чыгып, кечкенә ике чыршыны балалар белән бизәсәк, быел бер чыршыбыз гына калды шул. Ә икенче чыршыбыз матур булып быел үсеп китте. Оныкларым белән аны күз карасыдай сакларга килештек. Тракторчы абыйларга да, урам себерүче апаларга, йортларны караучы җаваплы кешеләргә дә игътибарлы булыгыз, кемнеңдер ничә еллар куйган хезмәтен хөрмәтләгез, матурлыкны күрә белегез, табигатебезне саклагыз, сакчыл булыгыз берүк, дип әйтәсе килә.
Рәшидә Җиһаншина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: