Зәй офыклары

Ялларыбыз ничек узды?

Яңа ел яллары, каникуллар күз ачып йомганчы узып та китте. Яллар турында онытып, яңадан гадәти тормыш агымына кушылдык, ун көн ялдан соң кабат эшкә керештек. Яңа ел бәйрәмнәрен зәйлеләр ничек үткәргән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Галия Исхакова:
-Яллар кемне генә сөендермәс! Тик аларны күңелле дә, файдалы да итеп үткәрә белергә  кирәк. Өйдә телевизор карап яки компьютерда утырып кына булмый. Без саф һавада йөреп, чана-чаңгыда, тимераякта шудык. Ә моның өчен Зәебездә мөмкинлекләр җитәрлек. Алар  сәламәтлеккә файдалы булып кына калмый, күтәренке кәеф чыганагы да булып тора бит әле. Шулай ук Ринат Фәрдиев исемендәге паркта узган күңел ачу чараларына да йөрдек.
Эльвира Иванова:
-Мин  фермада терлекче булып эшлим. Ялда да, бәйрәмдә дә көн саен эштә. Кайберәүләр ун көн буе ял иткәндә, мин һәр көн эштә булдым. Бу  һич тә зарлану  түгел. Исән-сау булып эшләп йөрү - үзе бәхет. Гаиләм, балалар белән бергә Яңа елны да каршы алдык, кунаклар да сыйладык. Авыл тормышы шундый эш-мәшәкатьләре белән куанычлы да инде.
Ирек Мәхмүтов:
-Яңа ел ялларын без гаиләбез белән һәрвакыт файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Ялларда авылда булдык. Балаларны  урамнан алып кереп булмады, көне буе рәхәтләнеп уйнадылар. Кичләрен эшләр беткәч,  гаилә белән урамда саф һава сулап йөрдек, чаңгыда шудык.
Михаил Романов:
-Ялларны  балалар, туганнар белән  бик күңелле үткәрдек. Чаллыда яшәүче туганнарыбызга кунакка бардык, үзебезгә дә кунаклар кайтты. Ялмы, бәйрәмме, авыл кешесенең тик утырырга, күңелсезләнергә вакыты юк. Без терлек-туарны күп асрыйбыз. Аларны вакытында карарга, ашатырга-эчерергә кирәк. Бураннар булды, кар көрәп, кар түктек, берничә көнебез шулай узды.
Кадрия  Вәлиуллина:
-Менә яллар тәмамланып,  9 гыйнварда эшкә чыктык. Ялга кайткан балаларны кунак иттек, ике як әниләрдә дә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикләдек. Чаңгыда да шудык, «Космос» үзәгенә кинога да йөрдек. Яллар сизелми дә үтеп китте. Рәхәтләнеп ял итеп, көч туплап килдек эшкә. Минемчә, читтә яшәүче туганнарың белән күрешү, аралашу өчен дә бик кулай мондый каникуллар. Кунакларыбызны Ринат Фәрдиев исемендәге паркка алып чыгып, андагы матурлыкка сокландык. Ә балалар туйганчы таганда атынды, тау шуды.
Светлана Минеева:
- Бәйрәмнәр имин, матур үтте. Авыл клубында бик күңелле бал-маскарад, концерт булды. Мин үзем Яңа ел бәйрәмнәрендә ике генә көн ял иттем. Калган вакытта эшкә чыктым. Күпчелек халык әлеге ялларны  өйдә, телевизор каршында үткәрә инде.  Яңа елда зәйлеләргә сәламәтлек,  бәхет, уңышлар телим.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: