Зәй офыклары

“Ялта-Зәй” чаңгы үзәгендә - спорт бәйрәме

“Ялта-Зәй” чаңгы үзәгендә Россия Кубогына чаңгы ярышларының өченче этабы бәйрәм рухында узды.

Мәйданда авыл мәдәният йортлары көче белән татар, рус, керәшен һәм чуваш ихаталары булдырылып, аларда  кунакларны коймак һәм чәй белән сыйладылар. Сәхнәдә район мәдәният йорты үзешчәннәре концерт программасы күрсәтте. Кунакларның ихаталардан чыгасылары да килмәде.
Яшьләр эшләре идарәсе исә биредә кышкы Сабантуй оештырды: кунаклар капчык белән сугышты, чүлмәк ватты, футбол уйнады, зур чаңгыларда узышты.
Мондый хөрмәт, игьтибардан кунаклар канәгать калды.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: