Зәй офыклары

“Ялта-Зәй” дә республика ярышлары

Бүген - 4 мартта “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә СССРның атказанган спорт мастеры Василий Бекасов истәлегенә ачык республика беренчелегенең III тур ярышлары үтте.

Анда Татарстанның 17 районыннан 100дән артык спортчы катнашты. Ярышларны тантаналы төстә ачуда ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, чаңгы буенча республика җыелма командасы баш тренеры Эдуард Галиев катнашып, спортчыларга уңышлар теләделәр.
Ирекле стильдә -  10 , 15 километр, эстафета ярышларында хатын-кызлар – 5, ир-атлар 10 километр арада ярышты. Нәтиҗәдә Зәйдән Антон Тимашов – I, Полина Лобастова – II, Анастасия Утяганова III урынны яуладылар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: