Яңалыклар

«Ялта-Зәй»дә Идел буе федераль округы ярышлары ачылды

31 гыйнварда “Ялта-Зәй” чаңгы үзәгендә 2000-2001 елларда туган һәм алардан яшьрәк кызлар һәм яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы ачык беренчелегенә чаңгы ярышлары узды.

Ярышлар чаңгы спортын  популярлаштыру һәм алга таба үстерү, чаңгычылар осталыгын күтәрү максатыннан оештырыла. Ярышларда Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Удмурт, Чуаш республикалары, Пермь, Киров, Нижегородский, Оренбург, Пенза, Самара, Ульян өлкәләреннән чаңгычылар осталыкларын сынады. Узышларны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе ИлнарХафизов , ТР чаңгы һәм биатлон  Федерациясе вице - президенты Эдуард Галиев, ике мәртәбә олимпия чемпионы Тамара Тихонова, мәгариф  һәм спорт идарәләре башлыклары  Сергей Кузнецов белән Илфат Әшрәпов, агрофирма һәм мәктәп директорлары катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Ялта-Зәй»дә Идел буе федераль округы ярышлары ачылды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар