Зәй офыклары

«Ялта-Зәй»дә Идел буе федераль округы ярышлары узачак

19-24 гыйнварда “Ялта-Зәй” чаңгы үзәгендә Идел буе федераль округы беренчелегенә чаңгы ярышлары узачак.

Беренчелектә  2003-2004  елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр чаңгы спорты буенча осталыкларын сынаячак. Анда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән чаңгычылар катнаша. Шунысы игътибарга лаек, алар арасында  Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә бар. Ярышларның максаты – 9-14 мартта Сыктывкарда узачак Бөтенроссия чаңгы ярышларына җыелма команда туплау.

Ярышларны ачу тантанасы 20 гыйнварда була.

ЯРЫШЛАР ПРОГРАММАСЫ:

20 гыйнвар

10.00 -  Ярышларны тантаналы ачу

11.00  -  Ирекле стиль. Кызлар 10 км.

12.30  -  Ирекле стиль. Егетләр 15 км.

14.15 -  Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы.

21 гыйнвар

10.30 - Спринт. Классик стиль.

12.30 - Чирекфиналлар, ярымфиналлар, финаллар.

14.30 - Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы.

23 гыйнвар

11.00 - Классик стиль. Кызлар 5 км.

12.15 - Классик стиль. Егетләр 10 км.

13.35 - Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы.

24 гыйнвар

10.30 - Эстафета. Кызлар 4х3 км.

11.30 - Эстафета. Егетләр 4х5 км.

13.00 - Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: