Зәй офыклары

“Ялта-Зәй”дә Россия Кубогына чаңгы ярышларының өченче этабы тәмамланды

“Ялта-Зәй” спорт үзәгендә Россия Кубогына чаңгы ярышлары өченче этабының классик стиль белән персьют ярышлары тәмамланды.

Әлеге узышта хатын-кызлардан Алия Иксанова (Татарстан), Диана Головань (Хакасия) һәм Ольга Царева (Коми), ир-атлардан  Илья Порошкин (Коми), Илья Семиков (Коми), Иван Кириллов (Ханты-Мансийский) яхшы күрсәткечләргә иреште. Мини тур җиңүчеләре дип  Ольга Царева (Коми) һәм Алексей Червоткин (Мәскәү),  Алия Иксанова (Татарстан), Лилия Васильева (Удмуртия) һәм Илья Семиков (Коми), Илья Порошкин (Коми) табылды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Разиф Кәримов, ТР чаңгы һәм биатлон ярышлары Федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, дүрт мәртәбә Олимпия уеннары чемпионы Николай Зимятов, чаңгы спорты буенча Дөнья, Европа, СССР һәм Россия чемпионы  Анатолий Иванов, Россия чаңгы ярышлары Федерациясе әйдәүче белгече Михаил Богданов, Россия чаңгы ярышлары Федерациясе президиум әгъзасы Галина Шлыкова тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: