Яңалыклар

“Ялта-Зәй”дә - спорт бәйрәме

Бүген “Ялта-Зәй” спорт үзәге кырмыска оясыдай кайный: биредә чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге старт алды. Ул агымдагы чаңгы сезонының иң зур ярышларыннан санала. Аңа Россиянең барлык төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан чаңгычылар җыелды.

Спортчылар чаңгы үзәгендә үзләрен  ирекле стильдә сыный.  Татарстан командасы составында Зәйнең  Федор Симашев спорт мәктәбеннән бүген Анастасия Утяганова, Ирина Полежаева, Алинә Вәлиуллина чыгыш ясады инде, хәзерге вакытта ир-егетләр узыша.

Алдагы дүрт көндә  чаңгычылар үзләрен классик стильдә, спринт һәм эстафета ярышларында сынаячак. Узышлар 6 мартка кадәр дәвам итә. Илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган көчле чаңгычылар ярышын  зәйлеләр дә күзәтә. Җанатарлар өчен биредә авыл җирлекләре тирмәләре эшли: аларда һәркем тамак ялгап, коймак белән бу атып торган самавырлардан чәй эчә ала. Бүген Поповка, Якты Күл, Александр Бистәсе җирлеге, “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте җанатарларны  кайнар чәй белән сыйлый. Биредә сувенирлар алу мөмкинлеге дә бар. Алдагы көннәрдә дә үзәктә шундый тирмәләр, сәүдә рәтләре эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Ялта-Зәй”дә - спорт бәйрәме
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар