Зәй офыклары

Янә ифтарга җыйналдык

Кичә, 21 майда Зәйдә Рамазан ае уңаеннан район-шәһәр мөселманнары өчен ифтар мәҗлесе оештырылды. Авыз ачу ел да район хакимияте булышлыгы белән оештырыла. Мондый дини чараның бездә бишенче мәртәбә узуы. Гомумән, район башлыгы ифтарны гадәткә кертте. Моның белән изге китап сүзләре, хәзрәтләрнең вәгазьләре тыңлана, мөселманнар очраша, аралаша. Районда конфессияара дуслык, татулыкны саклау район җитәкчелеге игътибарында.

Ифтарда район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, имам-мөхтәсиб,  “Ялчыгол” мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Татарстан Республикасы  мөфтиенең район мөхтәсибләре буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, күрше-тирә район имам-мөхтәсибләре,  имамнар, район-шәһәрнең 200дән артык мөэмин-мөселманы катнашты. Бу көнне ак яулыклы әби-апалар, агалар, ир-егетләр төркем-төркем булып ифтарга агылды. Агымдагы елда да бистәләр һәм шәһәрдән халыкны ифтарга махсус автобуслар йөртте.
Ифтарны Фатыйх хәзрәт Нуруллин алып барды. Мәҗлес элекке имам-мөхтәсиб,  “Ялчыгол” мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камаловны искә алу кичәсе буларак башланды. Хәзрәтнең вафатына 51 көн, бу көнне “Ялчыгол” мәчетендә өйлә намазында  аның рухына дога укылды. Кичен исә ифтарга җыелучыларга аның кылган эш-гамәлләре, үзеннән соң калдырган матур эшләре турында сөйләнде. Дин-исламга, зәйлеләргә тырыш хезмәт куйган мөхтәсибләрнең берсе иде ул хәзрәт. Бу турыда “Заинск -информ” коллективы ясаган кыска гына фильмда ачык  сөйләнде. Кеше китә, аның артыннан матур эшләре кала. Сәгыйть хәзрәтсез беренче рамазан ае, аның  юклыгы үзен сиздерә, диде Фатыйх хәзрәт. Нишлисең, беркем дә мәңгелек түгел.
Ифтар Сәлмән хәзрәтнең Коръән укуыннан башланды. Разиф Кәримов сүз алып мөселманнарның тоткан уразаларының кабул булуын теләде, Зәйдә тиздән башланачак төзелеш эшләрен бәян итте.  Равил хәзрәт Зөфәров авыз ачуга җыелучыларга мөфти  Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештереп, Рамазан аеның Коръән ае булуына киңрәк тукталды, ураза гыйбадәтенең риясызлык белән аерылып торуына басым ясады. Бу көнне үтемле вагазьләр дә сөйләнде. Иске Зәй мәгърифәт үзәгеннән  Марат  хәзрәт Хәбибуллин  вәгазендә гыйлем алу кирәклеге ассызыклады. Хәзрәт моны хәдисләр белән дәлилләде. Гыйлем динне белү, дөрес яшәү өчен дә кирәк. Юкка, гыйлем алуны  бишектән алып ләхеткәчә, диелмәгән. Чыгышы соңында хәзрәт мәгърифәт үзәгендә тырыш хезмәт куючы Фәргать хәзрәт Гайфуллинга үзәк исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Фатыйх хәзрәт Нуруллин мәгърифәт үзәге укытучыларының барысы да шулай дин-исламга, халыкка тырыш хезмәт куя, районда олысы-кечесенең күпләп дингә килүе – аларның тырышлыгы бәрабәренә ирешелә, диде.
Авыз ачылды һәм  мөселманнар, иңгә-иң торып, ахшам намазы укыды. Аннан  ашханәдә зур-зур өстәлләр артында ифтар ашы оештырылды. Ифтар барышында “Адымнар” татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фәннүр Миннекәев мөнәҗәтләр укыды, дини җырлар башкарды, котлаулар ирештерде. Күрше-тирә район имам-мөхтәсибләре нотыклар белән чыкты. Имам-мөхтәсибләрнең аралашып яшәве –яхшы фал.  
Зәй мөселманнары  ифтар оештырылышыннан бихуш калып,  районның барлык күрсәткечләр буенча шулай алдынгы булуын, барлык башлангычларның гамәлгә ашуын, әлеге  дини чараның  дәвамлы булуын тели.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: