Зәй офыклары

Янә медицина өлкәсен сайлар идем, ди Юлия Прощаева

Зәйдә Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарын котлау традициясе яши. Бүген - шундый ветераннарның берсе, ТРның атказанган медицина хезмәткәре, балалар табибы Юлия Прощаеваның 90 яшьлек юбилее. Быел аның өчен икеләтә шатлыклы ел - Җиңүнең 70 еллыгы һәм юбилее. Юлия Ивановна тумышы белән Башкортстан якларыннан, 1952 елдан Зәйдә яшәп, аның халкына армый-талмый...

Зәйдә Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннарын котлау традициясе яши. Бүген - шундый ветераннарның берсе, ТРның атказанган медицина хезмәткәре, балалар табибы Юлия Прощаеваның 90 яшьлек юбилее. Быел аның өчен икеләтә шатлыклы ел - Җиңүнең 70 еллыгы һәм юбилее.

Юлия Ивановна тумышы белән Башкортстан якларыннан, 1952 елдан Зәйдә яшәп, аның халкына армый-талмый медицина хезмәте күрсәтте. Өзлексез 56 ел хезмәт стажына ия зат ул, ветеран җәмәгать эшләрендә актив катнашты, медицина хезмәткәрләре хорында җырлады, чаңгы ярышларында катнашты. Гаиләдә дә уңган хуҗабикә, яраткан ана ул, ике кыз үстерде, өч оныгы, өч тураны бар. Яшьлегем кире кайтса, янә шул һөнәремне сайлар идем, ди ветеран.

Аны юбилее белән шәһәр Советы рәисе урынбасары Клара Габидуллина, ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма комитет җитәкчесе Хәким Камалетдинов, район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге котлап, бүләкләр тапшырды, РФ Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде. Автоклуб үзешчәннәре чыгышы юбиляр күңеленә аеруча хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: