Яңалыклар

«Янә журналист һөнәрен сайлар идем»

Матбугат ветераны, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы Вәсимә Рәхмәтуллинаның бу көннәрдә 75 яшьлек юбилее.

Зәйлеләр бай тәҗрибәгә ия, саллы, тормышчан, халыкчан, көн вәзгыятенә туры килердәй актуаль язмалары белән куандырган Вәсимә Мөхәммәтовнаны яхшы белә. Редакция заданиеләрен аз вакыт  эчендә үти торган оста журналистларның берсе булды ул. Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, Зәй татар иҗтимагый хәрәкәтен әйдәп баручы, мөстәкыйль татар газетасы чыгару өчен көрәшеп йөрүчеләр сафында  басты  Вәсимә ханым. “Зәй офыклары”  газетасының  беренче көннәреннән эшләп, үзенә алмаш калдырып, лаеклы ялга китте. Лаеклы ялда да авыр вакытларда газетаны «буксирга» алды, кыскасы, ул бүгенге көнгә кадәр  “Зәй офыклары” газетасы белән хезмәттәшлек итә.
Вәсимә Мөхәммәтовна – чын журналист ул, тиз аралашучан кеше, тәвәккәл, олысы-кечесе, җитәкче-эшче  белән уртак тел таба белә. Ул һәр мәсьәләнең төбенә төшеп актара, эзләнеп, аны аналитик материал  итеп эшли белә. Сүзгә кеше кесәсенә керми, бер сулышта укырлык мәгънәле, менә дигән язмалар яза. Хезмәттәшләре белән тәҗрибәсен теләп уртаклаша, киңәшләрен бирә.
Мөслим районы Ташлыяр   авылы кызының балачагы авыр сугыш елларына да туры килә. Ә үсеп җиткәч, китапка булган мәхәббәте кызны  Алабуга китапханәчеләр техникумына китерә, өч ел китапханәче булып эшләгәч,  Алабугада  читтән торып югары педагогик белем ала. Биредә милиция мәктәбендә укучы курсант Сәгыйть Рәхмәтуллин белән гаилә кора һәм юллама буенча Баулыга эшкә китәләр. Вәсимә апа биредә үзен район газетасында тәрҗемәче буларак сыный.  Газета аны бетмәс мәшәкатьләре, көн саен яңа кешеләр һәм вакыйгалар белән танышу, тормыш сулышы белән яну кебек мәшәкатьләре белән үз кочагына ала. Зәйгә күчеп кайткач исә ул редакциядә тәрҗемәче, җирле радиода редактор, район газетасында корреспондент, хатлар бүлеге мөдире булып хезмәт куя. Редакциядә эшләп, үзенең публицистик мәкаләләре белән чын журналист булып таныла.  
-Журналист минем өчен иң яраткан, иң якын һөнәр булды. Хезмәт юлымны кабат үтәргә туры килсә, һич икеләнүсез, тагын журналист булып эшләр идем, - ди ул еш безнең белән аралашканда.
Без - “Зәй офыклары” газетасы коллективы менә шундый ветераннарыбыз белән горурланабыз.  Вәсимә Мөхәммәтовна, каләмегез тутыкмасын, алга таба да зәйлеләрне матур язмаларыгыз белән сөендерергә язсын. Гаилә иминлеге, исәнлек, шатлык-куанычлар юлдаш булсын Сезгә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Янә журналист һөнәрен сайлар идем»
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар