Зәй офыклары

Янгын чыга калса, каушап калма!

Мәктәптә янгын чыга калганда нишләргә? Шәһәр-районыбыз мәктәпләрендә укучыларның күбесе бу сорауга җиңел генә җавап бирәләр. Чөнки соңгы елларда белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр була калган очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген практикада сынап карый башладылар.

Менә быел да янгын күзәтчелеге хезмәте мәктәпләрдә өйрәнүләр үткәрүне башлады. Әлеге чаралар  “Балалар иминлеге  айлыгы” кысаларында алып барыла. Бүген шундый чара шәһәрнең 7нче мәктәбендә үткәрелде.
Әлеге мәктәптә икенче дәрес тәмамланганда  гадәтләнгән тәртипне эвакуация тавышы бозды. 700гә якын укучы мәктәпнең 6 чыгу юлына ашыкты. Алар бинадан бик тиз чыгырга өлгерделәр, чөнки һәр сыйныф үзенең кайсы ишектән чыгысын яхшы белә. Тирә-яктагы йортларда яшәүчеләр дә мәктәп  хезмәткәрләренең, балаларның бинадан тезелеп чыгуларын күзәттеләр. Моны  янгын вакытында үз-үзеңне ничек дөрес тотарга һәм паникага бирешмичә эвакуацияләнергә өйрәтә торган дәрес дияргә дә була.
Өйрәнүләр район янгын күзәтчелеге хезмәте  белән берлектә оештырылды. Эвакуация бик тиз тәмамланды. Сигнал бирүдән башлап мәктәп биләмәсенә чыгып  җыюлуга кадәр бары тик 5 минут үтте.
-Мондый өйрәнүләрне график буенча мәктәпләрдә оештырып торабыз. Чөнки җәйге каникуллардан соң укучыларның исләренә төшерү бик кирәк. Әлеге мәктәптә персонал да, укучыларда тиз арада бинадан чыга алдылар. Чарага яхшы билге куйдык, -диде район янгын күзәтчелеге хезмәте башлыгы урынбасары Андрей Пичкалев.
Янгын күзәтчелеге инспекторлары тагын бер мәртәбә тиешле документларның тәртиптә булуын, янгын сүндерү чараларының төзеклеген дә   тикшерделәр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: