Зәй офыклары

Янгын чыгуны кисәтүче җайланма һәр йортта булырга тиеш

2021 ел башыннан республикада 562 янгын очрагы теркәлгән, аларда 34 кеше һәлак булган.

Торак секторда янгыннар һәм аларда кешеләр үлеме санының шактый артуы күзәтелә. 
Торак секторда янгын чыгуның төп сәбәпләре булып   электр һәм җылыту җиһазларыннан дөрес файдаланмау (36,7 процент), мичләргә якканда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу (32 процент), ут белән саксыз эш итү, шулай ук саксыз тәмәке тарту (23 процент)  тора. Исерек килеш тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар да шактый. Ел башыннан шундый 40 янгында 20 кеше үлгән. Шулай ук күп катлы торак йортларның югары катларында янгын чыгу очраклары арту да күзәтелә.  
“Янгыннарны булдырмауның иң нәтиҗәле чараларының берсе – янгын чыгуны кисәтүче автоном җайланма (извещатель) кую. Ул аз гына төтен чыгуны да сизә һәм тавыш бирә башлый. Аны һәр йортта булдыру мөһим. Мәсәлән, 2016-2021 елларда булган 62 янгында 125 кеше, шул исәптән 53 бала коткарылды. 2021 елда гына да  извещатель  хәбәр бирү нәтиҗәсендә  янгын чыгуның 5 очрагына юл куелмады, 16 кеше коткарылды, аларның 5се – балалар. Сизгенрлек, уяулык беркайчан да комачауламый”, -ди район янгын күзәтчелеге бүлеге баш инспекторы Андрей Кириллов. 
Ут-күздән сак булыгыз! Янгын чыгуны кисәтүче җайланмалар куюны да кичектермәгез!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: