Зәй офыклары

Янгын куркынычсызлыгы буенча махсус дәресләр

Профилактик чаралар кысаларында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе кече һәм урта сыйныф укучылары өчен тормыш иминлеге нигезләре дәресләре кысаларында янгын куркынычсызлыгы турында таныштыру дәресләре эшләде.

Дәресләр темасына килгәндә, кече сыйныф укучылары өчен - "Сак бул, янма!", урта сыйныф укучылары өчен  "Көнкүреш һәм урамда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү” кебек программалар уйланылган. Хәзерге вакытта шәһәр һәм район мәктәпләрендә мондый дәресләр  дистанцион режимда үткәрелә.
Әлеге фотода сез 2нче мәктәп укучыларын күрәсез.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: