Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Янгын куркынычы югары булуы сәбәпле, урманнарга керү тыела

Республикада узган селектор киңәшмәсендә Татарстан территориясендә урманнарда янгын куркынычы бишенче класска күтәрелүе турында хәбәр ителде. Бу көннәрдә яңгырлар көтелми, шунлыктан һава температурасы югары булып кала бирә.

Район янгын күзәтчелеге һәм гадәттән тыш хәлләр бүлекләре, 88нче янгын сүндерү часте инспекторлары урманнарда янгын чыгуны кисәтү максатыннан Перцовка авылында халык белән очрашып, сөйләшүләр алып бардылар.

Перцовкада  194 шәхси торак йорт исәпләнә, аларда 331 кеше яши, күпфатирлы йортлар, шулай ук ташландык торак йортлар юк. Торак пунктта  күп балалы дүрт гаилә яши, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар, имин булмаган гаиләләр, шулай ук социаль хәвефле хәлдә булган гаиләләр исәпләнми.

“Авыл  халкы белән очрашу барышында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында белешмәлекләр таратылды, янгын куркынычы турында һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында аңлату эшләре алып барылды.  Шулай ук торак пунктны урман янгыннарыннан саклау өчен булдырылган минераллаштырылган полосалар тикшерелде”, - ди район янгын күзәтчелеге бүлегенең баш инспекторы Зөлфия Ризванова.

Бу кызу көннәрдә   урманнарга бармау, барган очракта янгын куркынычсызлыгы һәм санитар иминлек кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү мөһим, урманнарга янәшә урыннарда, яшел агачлар, федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар буенда чүп-чар, шырпы, тәмәке төпчеге, пыяла һәм урманда янгын барлыкка китерергә мөмкин булган башка предметларны ташлау катгый тыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев