Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Янгында сарай зыян күргән

Зәйдә Пушкин урамында сарай түбәсе янган.

Зәй янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 17-23 май көннәрендә район территориясендә ут чыгу турында өч хәбәр алынган, шуларның икесе ялган чакыру булган, бер очракта - шәһәрнең Пушкин урамында янгын булган.  23 майда төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә янгын сүндерүчеләр ут чыгу турында хәбәр ала. Урынга чыккач алар 10 метрга 5 метр зурлыгында сарай януына тап булалар. Ут тиз арада сүндерелә, нәтиҗәдә сарайның түбә өлеше яна, килгән зыян бәяләнә. Утның нәрсәдән чыкканы ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев