Зәй офыклары

Янгында зыян күрүчегә ярдәм оештырыла

1 апрельдә районыбызның Пусташит авылында, янгын чыгып, бер йортның тулысынча янып бетүе турында хәбәр ителгән иде.

Бүген газетабыз редакциясендә Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов булып китте һәм янгын нәтиҗәсендә йорт-җирсез калган Закир Хөснетдиновка ярдәм итү ничек оештырылуы турында бәян итте.

-Йорт-җирсез калуның ничек авыр булуын сөйләп, аңлатып торасы юк. Закир Хөснетдинов берүзе генә яши иде. Ул агрофирмада хезмәт куя, төрле эшләрдә катнаша, техника ремонтлау, язгы кыр эшләре вакытында чәчүдә, кышын терлекчелектә эшли.

Янгынның икенче көнендә үк  янып кисәүгә әйләнгән йорт урынын чистартып куюны оештырдык. Әлегә ул туганнарында көн күрә.

Интернет челтәрендә дүрт авыл -Түбән Биш, Пусташит, Шыкмай һәм Куш-Елга авыллары кешеләрен берләштергән махсус төркемдә аңа матди ярдәм күрсәтү кирәклеге турында мөрәҗәгать белән чыктык. Шул сәгатьләрдә үк ярдәм итүчеләр дә табылды. Әйтик, Илшат Мәүләвиев шунда ук 5 мең сум акчасын күчерде. Матди ярдәм күрсәтүне авыл активисты, Закирның күршесе Дилбәр Идиятуллина контрольдә тота.Ул даими рәвештә Түбән Биш җирлегендә яшәүчеләргә бу хакта СМС-хәбәрләр җиткереп тора. Акчаларны Закирның апасы Фәридә Кәбирова телефон номерына (8  919 629 22 81) күчерергә кирәк. Дилбәр Идиятуллина әйтүенчә, бүгенге көнгә 13 кешедән 15 мең сум акча кергән.

Без авыл җирлеге Советы исеменнән Зәй һәм Түбән Кама урман хуҗалыкларына, төзелеш материаллары өчен ярдәм күрсәтүне сорап, хатлар юлларга уйлыйбыз.

Авылдашлар, зәйлеләр бу мәсьәләдә активрак булсак иде. Бәла адәм башыннан йөри, һәркайсыбыз Закир урынында калырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: