Зәй офыклары

Янгыннарны булдырмыйк!

Хөрмәтле әти-әниләр! Мәктәп укучыларының көзге каникуллары башланды. Бу чорда аларның күбесе өлкәннәр игътибарыннан читтә кала. Балалар белән бәла-казалар килеп чыкмасын өчен буш вакытларында балалар нәрсә белән мәшгуль булуларын дами белешеп торырга киңәш итәбез.

Каникул вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп тору мөһим. Үзегезгә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм балаларга үрнәк күрсәтергә өндибез.
Йортыгызда беренче караштан күзгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки күп балалар  коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белмиләр. Балагыз үзенең яшәгән адресын белергә һәм нинди булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең кайда, нинди адрес буенча, нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш. Булдыра алганча ешрак ут белән шаяруның куркыныч икәнлеген искәртеп торыгыз. Көнкүреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез, кече яшьтәге балаларны ялгыз өйдә калдырырга тырышмагыз.
Исегездә тотыгыз, янгын ялгышларны кичерми! Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта түбәндәге номерлар буенча хәбәр итегез «01», «112». Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Янгын күзәтчелеге бүлеге.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: