Зәй офыклары

Яр Чаллы сайлау участокларында тавыш бирүчеләр саны - югары

Иртәнге сәгать 10га Чаллыда сайлаучыларның 17 проценты тавыш бирде. Мэриянең мәгълүмат үзәге мәгълүматлары буенча иртәнге сәгать 10да сайлаучылар 16,9 процент (61649 кеше) тәшкил итте. Исегезгә төшерәбез, Чаллыда сайлаучылар саны 362981 кеше. Шәһәрнең иң күп сайлаучылар Комсомол районыннан - 20,09 процент (20090 кеше), икенче урында - Үзәк район (16,49 процент, 23472...

Иртәнге сәгать 10га Чаллыда сайлаучыларның 17 проценты тавыш бирде. Мэриянең мәгълүмат үзәге мәгълүматлары буенча иртәнге сәгать 10да сайлаучылар 16,9 процент (61649 кеше) тәшкил итте. Исегезгә төшерәбез, Чаллыда сайлаучылар саны 362981 кеше. Шәһәрнең иң күп сайлаучылар Комсомол районыннан - 20,09 процент (20090 кеше), икенче урында - Үзәк район (16,49 процент, 23472 кеше), өченчедә - Автозавод районы (14,99 процент, 18087 кеше).

2057 сайлау участогы рәисә Татьяна Якубнюк әйтүенчә (участок 2нче гимназия бинасында урнашкан), 9 сәгать 30 минутка 106 кеше тавыш биргән, бу - барлык сайлаучыларның 13,2 проценты.

-Эш штат режимында бара, тынычлык хөкем сөрә. Шунысы куанычлы, сайлаучыларның кәефе яхшы, сайлауга балалары белән яшь гаиләләр дә, өлкәннәр дә килә. Участокта 4 яшь кеше беренче мәртәбә сайлый, без боларга бүләкләр әзерләп куйдык. Тавыш биргәннән соң без сайлаучыларны актлар залында чакырабыз, аларга безнең балалар концерт күрсәтә, - ди Татьяна Якубнюк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: