Зәй офыклары

Яраткан шөгыль шатлык китерә

Төгигә авыл җирлекләре башлыклары күчмә утырышына баргач, мәктәптә оештырылган кул эшләре күргәзмәсе игътибарны җәлеп итәрлек иде. Өч бала анасы Алена Казакова скульптор пластилиныннан нинди генә картиналар ясамаган! Әлеге төр кул эше белән күптәннән шөгыльләнә ул, кулы шомарып беткән аның.

Җирлек башлыклары әлеге останың иҗаты белән танышып, картиналарның ничек барлыкка килү тарихы, алар өстендә күпме утыруы белән кызыксынды. Останың йөзеннән елмаю китми, ул бу турыда сәгатьләр буе сөйли ала. Яраткан шөгыль шатлык китерә шул. Әнә эре-эре җете кызыл тюльпаннар, вак итеп эшләнгән сирень, саргылт кызыл мәк чәчәкләре, аллы-гөлле кашкарыйлар...  Алар нинди генә формаларда ясалмаган! Пейзаж гына түгел, портретлар да, әкият геройлары да  ясый Алена.  Әнә нәни кыз гаҗәпләнеп дөнья күзәтә, табигать кочагында егет белән кыз бер-берсенә хисләрен аңлата. Кыскасы, һәр эше  карап туйгысыз аның.
Алена тумышы белән Дүшәнбедән. 90нчы елларда Россиягә килеп, тормышка чыга.  Бер-бер артлы улы һәм кызы туа. Аяныч, кызы - физик мөмкинлеге чикле бала. Моннан дистә ел элек тагын бер бала алып кайткан ул.
-Декрет ялында чигә һәм  пластилиннан  рәсемнәр ясый башладым. Һәм әлеге шөгыль мине үзенә бөтереп алып кереп китте. Хәзер авыру кызым белән өйдә утырам, әлеге шөгыль миңа  көндәлек эш кебек, эшләгән саен кул шомара, җан тынычлана, күңел күтәрелә, - ди Алена.
Өлкән улы Казанда яши, кечкенәсе Төги мәктәбендә дүртенче класста бик яхшы билгеләренә генә укый. Төрле бәйге-конкурслар, олимпиадаларда катнашып, уңышлы чыгыш ясый. Алма агачыннан ерак төшми, диюләре хак. Кызы да рәсем ясарга хирыс.
Аленаның  кул эшләрен заказга да ясарга исәбе бар, гаиләгә азмы-күпме керем булыр иде, ди ул.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: