Зәй офыклары

Яратып файдаланам

Мин үзем яшәгән төбәктәге башкарылган эшләр, якташларымның уңышлары, яшәеше, кызыклы язмышлы кешеләре турында күбрәк белү өчен аның мәгълүмат чараларыннан файдаланам. Узган ел район башкарма комитеты һәм "Замандаш татар радиосы" бүләк итеп биргән радиола аш бүлмәмдә һәрвакыт сөйләп тора. Сәгать саен яңалыкларны тыңлыйм. Уеннарын да көтеп алам. Җирле һәвәскәр җырчылар Мәлемнән...

Мин үзем яшәгән төбәктәге башкарылган эшләр, якташларымның уңышлары, яшәеше, кызыклы язмышлы кешеләре турында күбрәк белү өчен аның мәгълүмат чараларыннан файдаланам.

Узган ел район башкарма комитеты һәм "Замандаш татар радиосы" бүләк итеп биргән радиола аш бүлмәмдә һәрвакыт сөйләп тора. Сәгать саен яңалыкларны тыңлыйм. Уеннарын да көтеп алам. Җирле һәвәскәр җырчылар Мәлемнән Гомәр Талипов, Карманнан Әүхәди Фатыйхов, Сармашбаштан Гөлнур ханым һәм башкаларның бернинди музыка уен коралсыз җырлауларына хәйран калам. Ходай биргән тавышларына-моңнарына сокланып, уеннарда катнашып, безне сөендергәннәренә рәхмәт әйтәм.

Зәй телевидениесе тапшыруларын карарга да онытмыйм. Җирле хакимияттә башкарылган эшләр, үткәрелгән әдәби чаралар, спорт җиңүләре белән Әминә Биккинина, Чулпан Шәйхиева, Адилә Борһанованың мөлаем тавышлары аша танышам.

Әлбәттә, һәр чәршәмбе, җомга көннәрендә өемә яраткан "Зәй офыклары" газетасы килеп тора. Рәсми мәгълүматлардан тыш, кызыл календарь битләре дә, укучы фикере дә, файдалы киңәшләр дә, көлдергечләр, белдерүләр дә читтә калмый анда. Район газетасы - ул безнең туган көннәрне, изге теләкләрне иясенә җиткерү чарасы да. Авыл кешесе буларак, янәшәбездәге авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең башкарган эшләре дә кызыксындыра мине. Бидоннар, төрле диаграммалар белән күрсәтелгән эш нәтиҗәләрен дә җентекләп өйрәнәм, чагыштырам. Газета - минем өчен рухи азык чыганагы. Фикерләремне уртаклашу өчен аңа язмаларымны да җибәргәлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: