Зәй офыклары

Ярминкә узды

Узган шимбәдә «Зәй» агросәнәгать паркы биләмәсендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Ярминкәдә районның Аксар, Александр Бистәсе, Баграж, Бохарай, Мәлем авыл җирлекләре халкы катнашты. Актив сату оештыручы  фермерлар арасында Н.В.Карташов, А.В.Игошин, В.И.Ионовларны атарга була. Сатуда сыер, дуңгыз, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер ризыклары, сөт продукциясе, яшелчә, үсентеләр, яңа җиләк-җимеш, шикәр комы бар иде. Барлыгы узган биш ярминкәдә 2 миллион 100 мең сумлык товар сатылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: