Зәй офыклары

Ярминкәләр эшсезләрне җыя

Зәй мәшгульлек үзәгендә чираттагы вакансияләр ярминкәсе узды.

Анда җирле предприятие-оешмалардан кала, ут күрше Чаллы шәһәре  заводлары эш тәкъдим итте. Шунысы игътибарга лаек, “КАМАЗ” гаммәви акционерлык җәмгыяте структурасына кергән заводлар эшче кулларга ихтыяҗ кичерә.  Металл кою заводында 45 юнәлеш буенча вакансияләр буш. Аларга йөк төягеч машина йөртүчеләр, металл коючылар, электромонтерлар һ.б. кирәк. Шулай ук пресс-рам һәм тимер заводлары да вакансияләр тәкъдим итте.  “Зәй икмәге” ҖЧШенә баш хисапчы, технолог һәм В, D категорияләре буенча автослесарь-механик кирәк. Ярминкәгә килүчеләр белән (алар исә җиде дистәдән артык кеше иде) эш бирүчеләр  әңгәмә үткәрде, эш шартлары турында сөйләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Аларның 49ына  әлеге һөнәрләр буенча әңгәмәгә юллама бирелде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: