Зәй офыклары

Зәйдә ярминкәләр башлана

28 сентябрьдән районда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар һәр атнаның шимбәсендә “Зәй” сәнәгать паркында оештырылачак.

-Ярминкәләр иртәнге сәгать 7 дә башлана. Биредә өстенлек районыбыз товар җитештерүчеләренә бирелә. Фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, бакчачылар, шәхси хуҗалыкларында үзләре җитештергән продукция белән сату итүчеләр үз товарларын тәкъдим итәчәк. Азык-төлектән тыш, сатуда җиләк-җимеш үсентеләре сатуга да киң урын биреләчәк. Ярминкә көннәрендә 35нче бистә - Яңа шәһәр – сәнәгать паркы маршруты буенча автобус бушлай йөриячәк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары Марина Захарова.
Ярминкә көннәрендә өлкән кешеләргә сатып алган продукцияне өйләренә алып кайтырга ярдәм итү өчен яшьләр эшләре идарәсе  волонтерны игелекле гамәлгә кушарга ниятли. Теләгән өлкәннәр махсус киемдәге волонтерларга мөрәҗәгать итә ала.

Әлбәттә инде, ярминкәгә бәйрәм рухын район сәнгать әһелләре өстәячәк. 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: