Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Ярты ел эчендә 223 меңнән артык татарстанлы 122 номер буенча консультация сорап мөрәҗәгать иткән

Коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча кайнар линия эше барышында 122 белгеч 223 088 татарстанлыга консультацияләр бирде. Бу хакта ТР Цифрлаштыру министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, тәүлек саен кайнар линиягә 800дән артык шалтырату килә. Уртача алганда, ТР халкы белгечнең җавабын алты секунд көтә, бер сменада 70 оператор эшли. Уртача сөйләшү вакыты ике минут ярым тәшкил итә.

Шалтыратучыларны ешрак коронавирус симптомнары барлыкка килгәндә нишләргә, медикларны өйгә ничек чакыртырга, шулай ук кабул итүгә яисә вакцинациягә ничек язылырга кирәк дип кызыксындырды.

Прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле 8 632 шалтырату кабул ителгән. Көн саен вакцинациягә 70 татарстанлы языла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев