Зәй офыклары

Яртысына якынлаша

Районда 3963 гектарда шикәр чөгендере җыелды. Бу барлык мәйданның - 44,7 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 321 центнер тәшкил итә. Әлеге эшне "Восток" - 1537, "Зәй шикәре" - 1202, "Зәй" агрофирмасы - 1058, "Нива" ҖЧШ 20 гектарда башкарды. Шикәр заводы 261223 тонна чөгендер кабул итте. Шуның 35502 тоннасы - "Зәй шикәре",...

Районда 3963 гектарда шикәр чөгендере җыелды. Бу барлык мәйданның - 44,7 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 321 центнер тәшкил итә. Әлеге эшне "Восток" - 1537, "Зәй шикәре" - 1202, "Зәй" агрофирмасы - 1058, "Нива" ҖЧШ 20 гектарда башкарды.

Шикәр заводы 261223 тонна чөгендер кабул итте. Шуның 35502 тоннасы - "Зәй шикәре", 26909ы - "Восток", 32777се - "Зәй" агрофирмасы, 134 тоннасы "Нива" ҖЧШеннән китерелгән. Татлы тамырның шикәрлелеге - 16,35, пычраклыгы - 9,9 процент.

Шикәр чөгендере алу - район башлыгы контролендә торучы төп мәсьәлә. 20 сентябрьдә ул "Зәй шикәре" агрофирмасы директоры Мидхәт Хисамиев белән берлектә "Сәвәләй" һәм "Маяк" бүлекчәләре басуларында булып, чөгендер алу, аны заводка ташу оештырылуны карады. Шул ук көнне район башлыгы "Зәй" агрофирмасы җитәкчесе Владимир Егоров белән агрофирманың Югары Шепкә җирлеге басуларында шулай ук чөгендер алу барышы белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: