Зәй офыклары

Ярышларда катнашучылар сайлау көнне Зәйдә тавыш бирә

14 мартта “Ялта-Зәй” спорт үзәгендә чаңгы спортын яратучылар арасында Россия беренчелегенә узышлар ачылды.

Анда  18дән өлкән булганнар арасында 12 яшь төркемендә узышлар булачак. Анда  Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән  350гә якын спортчы катнаша. Ярышларның беренче көнендә спортчылар классик стильдә узышса, икенче көнне ирекле  стильдә ярышлар билгеләнде, аннан эстафета ярышлары булачак. Билгеле булганча ярышларның соңгы көне Россия Президентын сайлауларга туры килә. Узышларда катнашучыларның күпчелеге Зәйдә тавыш бирергә теләк белдергән. Шуны күздә тотып, “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәге актлар залында тавыш бирү өчен урна куела. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: