Зәй офыклары

Яшьармиячеләр тыл ветеранына йорт тирәсен кардан чистартуда ярдәм итте

Поручик мәктәбе яшьармиячеләре “Кайгырту” акциясе кысаларында тыл ветераны Миңнурия Фәсиевага ярдәм йөзеннән аның ишегалды, капка төбен кардан чистартты.

Поручик мәктәбе каршында эшләп килүче  Дан орденының тулы кавалеры кавалеры якташыбыз Алексей Васильев исемен йөртүче яшьармиячеләр отряды ярдәм акцияләрендә еш катнаша. Отрядка IX сыйныфның 7 егет һәм кызы керә. Аларның кураторы – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алинә Насертдинова.

Кыш көне яшь армиячеләр өлкән авылдашларына йорт тирәләрен  кардан чистатуда булыша, авылдагы Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл биләмәсен ел әйләнә карап торып, кышын кар-боздан чистарта.  Шушы көннәрдә тыл ветераны Миңнурия Фәсиевага  барып, егетләр аның ишегалдын, капка төбен кардан чистартты.

- Безнең яшь армияче отрядында 7 кеше. Отряд мәктәп балалары, авылдашлар белән хәрби-патриотик эшчәнлек алып бара, төрле проект һәм акцияләрдә теләп катнаша, - ди мәктәп директоры Ринат Хәсәншин.

 - “Кайгырту” акциясе кысаларында без Миңнурия Сахаповнага барып, адреслы ярдәм күрсәттек, йорт тирәсен кардан арындыруда булыштык, - дип сөйли Алинә Миннерәшитовна.

Укучылар бу эштә теләп, актив катнаша.

- Бүген Миңнурия апаның карын көрәдек. Кемгәдер файдалы булуыма мин бик шат, - ди яшь армия отряды әгъзасы Данил Шабалин.

 

Мондый кайгыртуны тойган Миңнурия апа яшьләр эшеннән бик канәгать калды.

- Балалар, рәхмәт сезгә.  Бөтен җиремне ялт иттегез, кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын, балалар,  - дип рәхмәт сүзләре җиткерде Миңнурия апа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: