Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Яшь энергетиклар Кашка тау итәгендә ял итте

Узган ялларда Зәй ГРЭСы яшьләре Кашка тау итәгенә гаиләләре белән җыелды.

Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре алар өчен кызыклы спорт программасы әзерләгән иде. Яшь энергетиклар, командаларга бүленеп, волейбол уйнадылар, каршылыклар полосасын үттеләр, җитезлек, тизлек һәм логик фикерләүгә сынаулар үттеләр.
“Барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыктылар, чөнки барлык сынаулар вакытында алар берләшеп, бер команда була алдылар”, - ди ярышларны оештыручылар.
Яшьләр палаткалар урнаштырып, күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр. Шул рәвешле, алар җәйнең бер матур көнен әнә шулай күңелле итеп үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев