Зәй офыклары

Яшь гаилә йорт сала

Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, мондый зур эшкә тотынган кеше аның кыенлыкларын, эш башлаганчы сизелмәгән-күренмәгән якларын үзе генә белә.

Яшь гаиләләргә бигрәк тә, әти-әниләр, туганнар булышмаса, бу эшне  үзең генә ерып чыгу, ай-һай, авыр. Бу уңайдан дәүләт программалары уңышлы эшләп ярдәмгә килә.
2020 елда  “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дип аталган программа эшли башлады. Аның зур өстенлеге - авыл җирендә яшәүче яшь гаиләгә йорт салганда 70 процентка кадәр чыгымнарны капларга ярдәм итү.
 Авыл халкы торак мәсьәләләрен ничек яхшырта ала?
 Районда 2006 елдан бирле авылда яшәүче 120 гаилә йорт төзүгә субсидия алды һәм торак шартларын яхшыртты. Бүгенге көндә 6 гаилә  чиратта тора. Шуларның берсе быел субсидия алачак.
 «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча федераль һәм республика бюджеты хисабына  авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче гаиләләргә йорт бәясенең 70 проценты өчен субсидия алу каралган. Субсидия авылда йорт сатып алуга яки төзүгә бирелә. Монда төп шарт -  гаилә бюджет өлкәсендә, йә агросәнәгать комплексында  кимендә 5 ел яшәргә һәм эшләргә тиеш, -ди район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы  Светлана Филюшина.
Быел дәүләт ярдәме алачак гаиләләрнең берсе Сәвәләйдә яши. Татьяна һәм Геннадий Усмановлар икесе дә авылда туып-үскән. Татьяна - Сәвәләй авылы кызы, аның тормыш иптәше  Сарсаз- Баграж авылыннан. Алар 2005 елда өйләнешкәннәр. Хәзерге вакытта гаиләдә 13 яшьлек Валентин, 8 яшьлек Даша һәм 1 яшьлек Светлана үсә.
Гаилә  авылда кечкенә генә йортта яши. Усмановлвр икесе дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куялар: Геннадий  - механизатор, Татьяна терлекчелектә эшли. Алар хуҗалыгында терлек, кош-корт та җитәрлек. Алар сыер, дуңгызлар, тавыклар һәм үрдәкләр асрыйлар.
- Мин Сәвәләйдә туып-үстем. Биредә минем балаларым туды. Улым  мәдәният йортына һәм көрәш буенча спорт секциясенә йөри. Җәйге чорда басуда эшләп, ул үзенә  мотоцикл сатып алды. Авылда барлык төр социаль объетлар да бар, шатланып  яшисе генә, - ди Татьяна.
2015 елда алар иске йортлары янына  ана капиталы акчасын яңа йорт төзи башлыйлар.
-Башта фундамент салдык, борыстан йортның стеналарын күтәрдек, түбәсен яптык. 2018 елда  яңа программага керү өчен гариза бирдек, - ди Татьяна Усманова.
 Һәм менә быел гаилә йорт төзүгә субсидия алачак.
Әйткәнебезчә, әлеге программа шарты буенча, Усмановлар  йортның 30 процентын төзегән инде. Субсидия  килгәч, төзелешне  дәвам итәчәкләр. 124 квадрат метрлы йорт ике катлы булачак. Беренче катта - зал, прихожая, санузел һәм кухня, ә икенче катта балалар һәм  хуҗалар өчен бүлмәләр  уйланылган.
- Гаиләбезнең яңа йортка күчүен түземсезлек белән көтәм. Бу -  безнең  5 елга сузылган хыял,  -  ди Татьяна Усманова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: