Зәй офыклары

Яшь гаиләләргә мөмкинлекләр артты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән «Яшь гаилә» яңа программасы кысаларында Дәүләт торак фонды 6 меңгә якын гаиләне торак белән тәэмин итәргә планлаштыра.

Социаль ипотека кысаларындагы яңа программаны гамәлгә ашыру  „Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм проекты кысаларында гына түгел, ә һичшиксез,  „Демография“ илкүләм проекты тормышка ашыруга этәргеч бирәчәк. «Яшь гаилә»  программасы районда нинди тәртиптә тормышка ашырылуы турында район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Светлана Филюшина сөйли.
-Бу программага безнең районда да ихтыяҗ зур булыр дип өметләнәм. Яшьләр камилләшсен, үссен, гаилә корып, балалар тәрбияләсен өчен без аларга шартлар тудырырга тиеш. Программада 18 яшьтән алып, Татарстанда яшәүче, эш урыны булган кеше катнаша ала. Федераль программада 35 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша алмый, ә республика программасында гаилә әгъзасының берсенең яше 36дан артса да рөхсәт ителә. Шул исәптән, үзмәшгульләр дә әлеге программа кысаларында фатир алырга хокуклы. Моннан тыш, кешенең торакка мохтаҗ булуы, ягъни гаиләдә һәр кешегә 18 квадрат метрдан азрак торак туры килү шарт. Шулай ук программа тулы булмаган, ягъни ялгызы гына бала тәрбияләүче гаиләләргә дә кагыла.
Татарстан дәүләт торак фонды яшь гаиләләр өчен социаль ипотека буенча беренчел взнос күләмен 10нан 5 процентка кадәр киметте. Татарстан Президенты дәүләт торак фонды ипотека буенча беренчел взнос күләмен киметергә карар кылды, шуңа күрә беренче сентябрьгә кадәр яшь гаиләгә беренчел взнос сыйфатында булачак фатир бәясенең 5 процентын  гына кертергә кирәк булачак.  Өстәвенә, беренчел взнос сыйфатында ана капиталы акчаларын кулланырга мөмкин, ә социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта һәр бала туган өчен дәүләт 200 мең сум күләмендә бурычны күчерә. Шул ук вакытта программа тулы булмаган гаиләләргә дә кагыла. Әйтик, бала белән ата-ананың берсе Татарстанда яшәсә, мохтаҗ һәм түләргә сәләтле яшь гаиләләр  социаль ипотекага дәгъва итә ала.
Яшь гаиләләр фатирны 28,5 елга сатып ала алачак. Ике кешедән торган гаиләгә норматив -42 квадрат метр, 3 һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләгә - һәр кешегә 18 квадрат метр.
Зәйдә әлеге система буенча 24 фатирлы йорт төзелә. Анда әлеге программа нигезендә бер һәм ике бүлмәле фатирлар бирү карала. Бүгенге көндә безгә 3 гариза керде, шуның берсе - күп балалы гаиләдән. Гаризалар кабул итү дәвам итә. Моның өчен безнең бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: