Зәй офыклары

Яшь комбайнчы Рөстәм

Районда “Аксар” җитештерү комплексында уракка старт бирелгәндә механизаторлар арасында иң яшь комбайнчы Рөстәм Мөхәммәтдинов иде. Ул агымдагы ел уңышын әтисе Марат белән җыйный. Комбайнчылар быел урыннарын алышкан: моңа кадәр Рөстәм комбайн иярләгән әтисенең ярдәмчесе булса, хәзер киресенчә - аның ярдәмчесе әтисе. Шунысы игътибарга лаек, Рөстәм - механизаторлар династиясеннән, бабасы Мөнәвир гомере буе комбайнчы булып эшләп, районда хөрмәт казанды.

-Рөстәм тугач, бу малай минем белән комбайнда йөрер әле, дигән иде әти, - ди Рөстәмнең әнисе Валентина.
Мөнәвир ага  әле дә сафта, уллары һәм оныкларына техника ремонтлауда булыша, саллы киңәшләрен бирә.  Рөстәм кечкенәдән әтисе һәм бабасы белән техника янында кайнашып үсә.  Техникага хирыслык анда бабасы Мөнәвирдән килә, димәк.
 Егет Кадер мәктәбеннән соң, политехник колледжда авыл хуҗалыгы техникасы мастер белгечлеге буенча яхшы билгеләренә укый.  Казанда - "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк,  Лаеш районында «Идел буенда халыкара кыр көннәре-2016»  чемпионатында  авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һөнәре буенча бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясый, Сарманда һөнәри осталык чемпионаты  җиңүчесе була. Колледжны тәмамлагач, армия хезмәтенә алынып, Самара якларында хәрби бурычын үрнәк итеп үти.  Часть командирлары аны озатканда, Рөстәм кебекләр күбрәк булсын иде,  дип мактап кала.
-Армиягә узган ел июль аенда киттем. Җәй мавыктыргыч бит, авылны, мул иген үсеп килүче басу-кырларны ташлап китәсе килмәде.  Армия хезмәтендә әти һәм бабай белән бары тик авыл хуҗалыгы темасына гына сөйләшә идек. Хезмәтемне тутырып кайтканда да юл буендагы басуларны карап кайттым. Кайтуның икенче көнендә үк эшкә чыгып, әти белән комбайнны уракка әзерләдек. Басу-кырларсыз яши алмыйм икән, аларны иңләүдән дә рәхәт мизгел юктыр! Комбайнга утырып, икмәк суктыруым белән үземне бәхетле саныйм, - ди Рөстәм.
 Афәрин, Рөстәм, комбайның ватылмыйча, күп уңыш җыйнарга язсын сиңа!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: