Зәй офыклары

Яшь музыкант - Зәйнең киләчәге

Җырларның сүзләренә аеруча игътибарлы якташ.

Шәһәрдәшебез Аким Слюсарев - яңа калыпланып килүче музыкант. Аңа әле 20 яшь кенә. Ул инде    гитарада уйный, җырлар яза,  кавералар  башкара.

-Ният-омтылышларым,  максатым – илдә генә түгел, дөньяда  популярлык казану, моның өчен барысын да эшләячәкмен, - ди Аким. 

    Тумышы белән егет  Кемерово шәһәреннән. Зәйгә әти-әниләре белән балачакта күчеп килгән булганнар. Шәһәребезнең 3нче мәктәбен тәмамлаган һәм 19 яшендә үзендә музыкаль сәләт барлыгын ачыклаган. Бүгенге көндә исә ул өендә үзешчән шөгыльләнә.

  Шулай итеп Аким  үзендәге музыкаль сәләтне бер ел элек кенә  ачкан. Аның әнисе музыкант, димәк, моңа геннар да үз ролен уйнамый калмаганнардыр.  Жанна Слюсарева үз чиратында  улына һәртөрле булышлык итә. 

 

  • Минем музыкант булып калыплануга өч кеше сәбәпче.   Алар - әнием, гитарада уйнарга өйрәткән Анна Григорьевна Краснова, һәм якташым, күптән түгел генә күрешкән танышым Хенси Александр Стратонов. Александр белән без ул популяр булмаган чакта очрашкан идек. Аның белән очраштырган өчен язмышыма рәхмәтлемен. Әниемә исә аеруча  рәхмәтлемен, ул минем  музыкаль үсешем  өчен барлык мөмкинлекне булдыра, шартлар тудыра.  Буш вакытым булуга, аны музыкага багышлыйм,   - ди яшь музыкант.

 

Шул рәвешле Аким Слюсарев - үзен инде  музыкада тапкан якташ. Һәм хәзер  ул кабатланмас үз стилен булдыру өстендә эшли.  Лирик көйләр ярата, чөнки алар кеше күңелен ачарга сәләтле. Җырларның сүзләренә исә аеруча игътибарлы.

-Миңа иң мөһиме җырларның эчтәлекле булуы, андый җырлар кеше җанына хуш килә, хисләндерә бит, - ди Аким Слюсарев.

Талантлы яшь музыкант тулысынча  музыкага бирелгән. Бу шөгыленә ул еш буш вакытын җәлеп итә. Кайчакта туганнары, дуслары икенче планга күчә икән. Аким Слюсарев яраткан шөгылеңә тулысынча бирелгәндә генә максатыңа ирешергә, популярлык казанырга була дип саный.

Музыка дигән серле дөньяда танылырга, популярлык казанырга язсын Акимга. Яшь белгечләр Зәйнең киләчәге бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: