Яңалыклар

Яшь теннисчы Марат Шәрипов

Бу көннәрдә Мәскәүдә Борис Ельцинның тормыш иптәше Наина Ельцина спортның теннис төре буенча өметле яшь уенчыларны кабул итте.

Әлеге мәртәбәле очрашу кысаларында күп кенә дөньякүләм ярышларда җиңүләр яулаган яшь теннисчы Марат Шәриповка  Россиянең беренче Президенты стипендиясен тапшыру турында таныклык тапшырылды.

Марат Шәрипов бүгенге көндә әти-әнисе белән Чабаксар шәһәрендә яшәп, теннис белән шөгыльләнә (яшәү урыны буенча ул Зәйдә теркәлгән), ә нәсел  тамырлары республикабызның Мөслим районына барып тоташа. Маратның әтисе Җәүдәт әфәнде Мөслимдә туып үскән, алар еш кына туган якларга кайтып йөри. Шулай булгач, яшь теннисчы белән якташ буларак горурланырга тулы хокукыбыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яшь теннисчы Марат Шәрипов
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар