Зәй офыклары

Яшьармиячеләр актив безнең

Бүген Зәйнең “Яшь армия” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнашкан укучыларны бүләкләү булды.

Тантана шәһәрнең “Ялкын” хәрби-патриотик клубында узды. Никита Задавин (6нчы мәктәп) һәм Илсөяр Солтановага (4нче мәктәп) “III дәрәҗә яшь армия батырлык билгесе” медале тапшырылды. Никита Задавин исә ГТОның алтын билгесенә дә лаек булды. Мәктәпне тәмамлап югары хәрби уку йортларына керергә теләк белдергән берничә егеткә яшьармияченең шәхси кенәгәсе тапшырылды. Алар -  4нче мәктәптән Тимофей Захаров һәм Дилүс Сафин, 6нчы мәктәптән Иван Зазулин.
Тантанада хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов катнашты.
“Яшь армия” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте 2016 елда башланды. Аның сафларына теләгән һәр укучы, хәрби-патриотик оешма, клуб яки эзләү отряды керә. Хәрәкәтнең төп максаты - яшьләрдә әтиләренең һәм бабаларының батырлыклары белән горурлык хисе тәрбияләү һәм аларны Ватанга хезмәт итәргә әзерләү.
 Хәрәкәт Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу тәкъдиме белән дөньяга килде. Аның инициативасын Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Тиз арада  мәктәпләрдә “Яшь армия” отрядлары барлыкка килә башлады. Безнең районда яшьармиячеләрнең беренче отряды шәһәрнең 6нчы мәктәбендә оешкан иде. 2016 елның февраль анда район башлыгы Разиф Кәримов катнашында узган тантанада 12 укучы яшьармиячеләр сафына кабул ителде.
-Бүгенге көндә шәһәр-районда яшьармиячеләр сафы 503кә җитте. 2019елның 30 октябренә ул 314 иде. Яшьармиячеләр отрядлары 22 мәктәптә һәм политехник колледжда оештырылды, - ди “Яшь армия” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте Зәй  җирле бүлегенең  штаб башлыгы Александр Ширяев.
 “Яшь армия” хәрәкәтендә егетләр генә түгел, кызлар да бар.  Район яшьармиячеләре хәрби-патриотик юнәлештәге чараларда актив катнашалар. Аларны без  барлык хәрби-патриотик чараларда күрәбез. Яшьармиячеләр төрле җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Укучылар геройлар истәлегенә куелган һәйкәлләрне, каберлекләрне тәртиптә тоталар. “Яшь армия”нең  үз формасы да бар - кызыл берет һәм ком төсендәге кием. Төрле гаскәрләргә туры килгән формалар да әзерләнә. Шулай ук хәрәкәт үз эмблемасына да ия - Совет бишкырлы йолдызы белән бөркет профиле.
Яшьармиячеләр сафына кергәндә укучылар Ватанга тугры калырга, яшь армиячеләр туганлыгына тап төшермәскә, намуслы һәм гадел булырга, ярдәмгә мохтаҗларны якларга, укуда һәм спортта уңышларга ирешергә ант итәләр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: