Зәй офыклары

Яшьармиячеләр слеты узды

Сишәмбе көнне 7нче мәктәптә Бөтенроссия "Яшь армия" балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең IV слеты үтте.

Анда районның 22 гомумбелем бирү оешмасыннан яшьармиячеләр хәрәкәтендә торучылар һәм әлеге сафларны тулыландырырга әзерләнүчеләр  (150  укучы) катнашты.
 Билгеле булганча, “Яшь армия”  - җитди иҗтимагый хәрәкәт. Аның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек, үз Ватаны, җиренә бирелгәнлек орлыкларын кече яшьтән салып алып бару, ил тоткасы булырлык уллар, кызлар тәрбияләү. Әлеге хәрәкәтнең  инде берничә еллык тарихы бар. Ул районыбызда да республикада беренчеләрдән булып оешты. Шәһәр-районда уздырылучы  хәрби-патриотик чараларда яшьармиячеләр алдынгы сафта тора.
Слетта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов мөрәҗәгать итте. Ул барлык катнашучыларны котлады һәм ел дәвамында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук хәрби-патриотик клублар җитәкчеләрен, актив яшь армиячеләрне бүләкләде.
Аннан соң мәктәп укучыларын яшь армиячеләр сафларына кабул итү булды. Әлеге сафка янә 86 укучы басты.
Слетның пленар өлешендә оешманың 2019-2020 уку елында башкарылган эшләр турында нотык белән Александр Ширяев чыкты.
Слетта "Яшь армия" хәрәкәтенең 8 ноябрьдә Казанда узачак V слетына делегатлар сайланды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: