Яңалыклар

“Яшел ут” конкурсы старт алды

Республикада балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозуга юл куймауга юнәлдерелгән “Яшел ут” традицион конкурсы старт алды. Хәзер аның район этабы башланды.

Зәйдә конкурска “Миләшкәй” балалар бакчасында старт бирелде. Бу очраклы түгел, чөнки әлеге учреждениедә сабыйларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү максатчан алып барыла. Берничә көн элек кенә бакчада конкурс кысаларында “Уенчыклар иленә сәяхәт” дип аталган ачык шөгыль оештырылды. Аны яшь белгеч Алинә Насыйрова үткәрде. Шөгыль нәкъ менә юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерүгә багышланган иде. Бакчага ул көнне  ЮХИДИнең профилактикалау бүлеге башлыгы Вадим Иванов килде. Ул балаларга юлларда игътибарлы булу, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында сөйләде, әлбәттә, уздырылган чарага бәя бирде. Соңыннан Вадим Валентинович балаларга яктылыкны кире кайтаручы значоклар һәм дидактик уеннар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Яшел ут” конкурсы старт алды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар