Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Яшенә туры килә торган махсус җайланма кулланмау сәбәпле бала авариядә җәрәхәтләнгән

Куркынычсызлык каешы белән буе 150 сантиметрдан кечерәк булган баланы эләктерсәң, күкрәк һәм арканы саклаучы каеш сабыйның муен өлешендә булачак. Нәтиҗәдә авария вакытында һәм хәтта артык кискен тукталыш вакытында бала җитди җәрәхәтләр алырга мөмкин.

Сез автомобиль белән идарә иткәндә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәсәгез дә һәм транспортыгызда  заманча куркынычсызлык системасы булса да, бу әле  юлда сезнең белән  берни дә булмаячак дигән сүз түгел. Хаталарга юл хәрәкәтендә  катнашучы башкалар китерергә мөмкин.

 

Быелның 21 мартында кичке сәгать унберенче яртыда  район эчке эшләр  бүлеге  Чаллы шәһәре дәваханәсеннән 2009 елда туган кызның  юл-транспорт һәлакәте вакытында бармагы сыну  турында хәбәр ала. Авария көндезге  14 сәгать 25 минутта  "Чаллы - Зәй - Әлмәт" юлында  була. Билгесез машина йөртүче  Зәй ягыннан  Әлмәткә таба  хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләре бозып, алда хәрәт итүче машиналарны узып китмәкче булып, Әлмәт ягына хәрәкәт итүче “КИА Соренто” машинасына  куркыныч тудыра, соңгысы бәрелүне булдырмый калу нияте белән каршы хәрәкәт ягындагы куветка төшә. Соңрак закон бозучы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобиль һәм йөк автомобиле кабинасында йөртү, балаларның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган махсус системаларны (җайланмаларны) кулланып башкарылырга тиеш. 7дән 11 яшькә кадәрге балаларны транспортта йөртүне махсус җайланма яки куркынычсызлык каешларын кулланып башкару каралган.

 Чөнки бәрелү яки кинәт туктау вакытында куркынычсызлык каешы ныгып бетмәгән балалар организмын җәрәхәтләргә мөмкин. Өстәвенә, куркынычсызлык каешы белән буе 150 сантиметрдан кечерәк булган баланы эләктерсәң, күкрәк һәм арканы саклаучы каеш сабыйның муен өлешендә булачак. Нәтиҗәдә авария вакытында һәм хәтта артык кискен тукталыш вакытында бала җитди җәрәхәтләр алырга мөмкин.

 

Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматы буенча.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев