Зәй офыклары

Яшәгән саен яшисе килә

Шанлы сугыш шаукымы бер гаиләне дә читләп узмаган. Ул дәһшәтле елларда хезмәт куйган яшүсмерләр тугызынчы дистәне тутырып килә инде. Сугышта булмасалар да, дары исе иснәмәсәләр дә, алар колхозда, завод-фабрикаларда эшләп, илгә җиңү китергәннәр. Онытырлык түгел ул чорларны: һәр сугыш чоры баласы күңелендә, хәтерендә ул.

Шәһәрдәшебез, шул чор буыны булган Евдокия Лукина  ул елларны яшьле күзләрен сөртеп искә ала. Булганына шөкер кылып, ил-көннәр тынычлыгын тели ул. Киләсе язда әби 90 яшьлек юбилеен билгеләп узарга җыена. Җор телле, йөзеннән елмаю китмәгән ветеран белән сөйләшеп туйгысыз. Шунысы игътибарга лаек, Евдокия Степановна - газетабызның актив, аерылгысыз укучысы. Аның бер елны да район газетасыннан аерылып торганы юк.
-“Зәй офыклары”н көтеп алып укыйм, ул килгән көн бәйрәм миңа, - ди ул.
Евдокия әби аеруча авыл тормышын яктырткан язмаларны беренче укып чыга икән. Язмалар аша район авыллары, шәһәр  буйлап  “сәяхәт кыла”. Әдәби китапларны су урынына эчә, китапханәдән басмаларны алып кайтып кына торам, ди кызы Венера.
Тумышы белән Евдокия әби Югары Баграж авылыннан, биш балалы Степан абый гаиләсендә дүрт кыз һәм бер ир бала үсәләр алар. Илдә сугыш чыкканда Евдокия мәктәп укучысы була. Бөтен колхоз, хуҗалык эше  яшүсмерләр кулына кала. Малай-кызлар дәрестән соң фермаларга терлек карашырга йөри. Шунысы аяныч, малкайларны ашатырга азык юк, язга көч-хәл белән чыккан маллар болынлыкларга чирәмгә куыла башлый иде, ди Евдокия әби. Җәй җитүгә, укучыларны басу-кырлар көтә. Алар солы һәм тары утарга йөриләр. Ул елларда күксагыз игелә торган була, чөнки аннан резин ясаганнар. Җиргә сыланып үсә торган әлеге культураны билчән баса торган була.
-Күксагыз утасагыз,  кызыл эчле резин галушлар бирәбез, дип өметләндереп эшләттеләр ул чорда без  -  яшүсмерләрне. Тырышып эшләсәк тә, галуш бирүче булмады... Җелеккә төшеп калды ул күксагыз, -ди Евдокия әби.
Малай-кызларның куллары ярылып, чебиләп бетә, яраларга туфрак кереп, куллары үлекләгәннәр дә була.
Сугыш беткәндә Евдокия 7нче классны тәмамлаган була. Аннан кыз Алабуга педагогика училищесына укырга китә. Аны тәмамлагач, Федот мәктәбенә эшкә кайтып, укытучы, тәрбияче булып эшли. Биредә сугыштан кайткан, хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары, Туңылҗа егете Василий белән танышып гаилә коралар. Аннан Лукиннар гаиләсе Иске Зәйгә күченеп килә, биредә йорт салалар. Василий - янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы, Евдокия исә ак чиркәүдә урнашкан типографиядә хәреф җыючы була.
-Биредә дә  эшемне яратып башкардым. Ул еллардагы “Кызыл Зәй” газетасындагы язмалар  әле дә хәтеремдә, мин эшләгәндә әлеге газетаның редакторы  Хисамиев иде, –ди Евдокия әби.
1962 елның язында, Зәй районы бетерелү сәбәпле, типография Түбән Камага күчерелә. Евдокия аннан прокуратурага суд  кәгазьләре белән эшләүче хезмәткәр  булып эшкә күчә.  Василий абый исә ГРЭС төзелгәч, тәэминатчы булып эшли.
Лукиннар гаиләсендә ике кыз, бер ул үсә. Венера  әнисе кебек педагогика институтында укып, шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. Аннан ул башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары була. Валентина исә сәүдә институтын тәмамлап, Чаллыда хезмәт куя.  Александр Казанда энергетика институтында белем ала. Кыскасы, Лукиннар өч балаларына да югары белем биреп, аларны  тормыш юлына озата. Евдокия белән Василий Лукиннар тату гомер итәләр. Моннан ике дистә ел элек гаилә башлыгы вафат булган. Кайгы ялгыз килми,    диюләре  хак: улы Александрны бакыйлыкка озатырга туры килгән анага. Әле ярый кызларым бар, ди ана.
Кызлары ананы  ялгыз калдырмый, хәлен белешеп торалар, булышалар. Ире сугыш ветераны буларак, Евдокия әби  торак шартларын яхшырткан. Иске Зәйдән халык телендәге “зәңгәрсу” районга уңайлыклары булган фатирга күченеп килгән. Әлеге йорт каршында җәен чәчәкләр үстерә икән ул.
-Тормыш яхшы хәзер, сөенеп туйгысыз, ни телисең - ашарга шул  бар. Яшәгән саен яшисе килә, –ди ветеран.
Яңа шәһәрдә яшәүче кызы Венерада кыш чыккан ул. Дини кануннар буенча, кызлары,  оныклары уңышларына куанып, алар иминлеген теләп яши ветеран.   

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: