Зәй офыклары

Яшисе килү, балалар хакы терелткән аны

Яшәү дәрте көчле булган, оптимистик рухлы кешеләр язмыш авырлыгын җиңгәннәр арасында күбрәк була.

Күрәсең, авырлыклар адәм баласын тормышны яратырга, әйләнә-тирәнең матурлыгын ныграк тоярга өйрәтә.
Шәһәрдәшебез Мария Костюченко да - әнә шундый тормыш сөючән, соклангыч ханым. Бүгенге көндә Бөтенроссия начар күрүчеләр җәмгыятенең Зәй бүлеген җитәкләүче Мария Филипповнаны язмыш җилләре ачылыгы белән дә, көчлелеге белән дә бик нык сыный.
Марияның язмышы балачактан ук сынаулардан башлана. Югары Баграж авылында күп балалы гаиләдә бишенче сабый булып дөньяга аваз салган кызга өч яшь чагында әтиләре үлеп китә. Алты бала әниләре кул астында кала. Балалар әниләренә ярдәм итү максатында кечкенәдән үк кул арасына керә. Бер ир балалары 7нче сыйныфта укыган чакта комбайнда эшләп йөргәндә ялгышлык белән ике аягын өздерә. Бу тетрәндергеч вакыйга өлкән буын кешеләренең әле дә хәтерендәдер, мөгаен. Шул аяныч хәлләрдән соң әниләренә ярдәм итү, тормыш алып бару турында уйлап йөргән апасы Гөлфәния, гаиләдә иң өлкәне буларак, 16 яшендә Үзбәкстан якларына “бәхет” эзләп чыгып китә. “Ул авыр чорларда җылы якларда яшәү күпкә уңайлырак иде”, - дип искә ала Мария Филипповна. Апалары артыннан әниләре дә, берсеннән-берсе кечкенә биш баласын ияртеп, Үзбәкстанга күченә. Төп кәсеп мамык үстерү булган бу төбәктә гаилә эшләп бераз хәлләнә, шулай да күңелләре туган якларга тартыла. 1980 еллар башында гаилә әгъзалары берәм-берәм Татарстанга кайтып төпләнә. Үзбәкстанда чакта гид-ромелиорация техникумында белем алган Мария, Зәйдә төпләнеп, шикәр заводында фильтрлаучы булып эшли башлый. Перцовка егете Геннадий белән тормыш коралар, өч бала үстерәләр.
Әмма... Эх, менә шул әммалар булмаса икән бу тормышта! Инде авыр балачак еллары артта калды, тормышыбыз җайланды дип сөенеп яшәгән мизгелләрдә кинәт кенә Мария ханымның хәле китә башлый. Табибларга йөри, төгәл генә беркем бернәрсә дә әйтә алмый.
- Иң беренче дөрес диагноз куеп, тиз арада мине Казанга операциягә җибәргән табиб Камил Хәсәновка бик рәхмәтле мин. Ул вакытта бу табиб әле Зәйгә килеп эшли генә башлаган иде. Аның яшәүгә дәрт бирүе, үз-үземне кулга алырга өйрәтүе бик мөһим булды, - дип сөйли Мария Филипповна.
Аның баш миендә шеш була, бер күргәнгә гел күрергә туры килә дигәндәй, операция барышында нерв системасына зыян килеп, дөм сукыр кала, параличлана. Алты ел дәвамында аңа чын мәгънәсендә яшәү өчен көрәшергә туры килә. “Минем бик тә, бик тә яшисем килде, балаларым хакына сынмаска-сыгылмаска тырыштым”, - дип искә ала ул тетрәндергеч чорларны Мария ханым. Якыннары ярдәмендә, хезмәттәшләренең аны даими яхшыга өметләндереп торулары, табиблар Камил Хәсәнов һәм Татьяна Симякинаның үз эшләрен яхшы белүләре нәтиҗәсендә Мария Костюченко аякка баса, акрынлап күз күреме кайта.
1997 елда аның көчле рухлы кеше булуын күреп алып, начар күрүчеләр җәмгыятенең җирле бүлеген җитәкләргә тәкъдим итәләр. Һәм менә 18 ел дәвамында ул - бу оешманың алыштыргысыз җитәкчесе.
- Үзем көчле авыру кичергән кеше буларак, урын өстендә ятучы һәр физик мөмкинлеге чикләнгән, безнең оешмада исәптә торучылар янында даими булам. Безнең оешма бит ниндидер матди ярдәм түгел, ә нәкъ менә рухи ярдәм бирүче ул. Ә авыру кешегә иң беренче чиратта аралашу, анда терелүгә өмет уяту бик мөһим, - ди Мария Филипповна.
Ул үзе дә актив тормыш рәвеше алып бара, шәһәр, республикакүләмендәге чараларда катнаша, башкаларны да үз артыннан ияртә. Начар күрүчеләрне шөгыльле итү өчен Алабуганың чәч тараклары ясый торган оешмасы белән элемтәгә кереп, әлеге оешма даими төстә Зәйгә чимал җибәрә, аны начар күрүчеләр тарак итеп әзерли. Шул рәвешле, Мария ханым әле акча эшләргә дә ярдәм итә. Моның өстенә ул начар күрүче җирле шагыйрә, язучыларга (Нәкыя Шаһиева, Әнисә Шәфиева, Елена Токмачева) китапларын чыгаруда да ярдәм итә.
Әнә шулай, күңелле мәшәкатьләргә чумып яши Бөтенроссия начар күрүчеләр җәмгыятенең атказанган хезмәткәре Мария Костюченко.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: