Зәй офыклары

Яшьлегеңдә яшьнәп кал

Зәй районында Мәдәният елы кысаларында берсеннән-берсе кызыклы чаралар оештырыла.

Июль аенда  «Мәдәният, яшьлек, Россия» яшьләр фестивале старт алды. Фестиваль яшьләрнең иҗади сәләтләрен активлаштыру, талантлы яшьләрне ачыклау, яшьләрдә иҗади активлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру һәм мәдәни ял итү күнекмәләрен булдыру максатыннан үткәрелә. Ул кустлап уздырыла. Ул Бигеш,  Югары Мәлем, Сармашбаш,  Яңа Спас, Александр Бистәсе мәдәният йортлары  һәм Югары Пәнәче авыл клубларында узды инде.
Бу көннәрдә  Якты Күл авыл мәдәният йортында "Мәдәният, яшьлек, Россия" яшьләр район фестиваленең чираттагысы үтте. Конкурста Поручик, Чыбыклы, Сәвәләй, Якты Күл, Иске Карамалы авыл мәдәният учреждениеләренең яшьләр коллективлары катнашты. Командалар үзләренең осталыкларын төрле конкурсларда күрсәттеләр. Залда уңай атмосфера хөкем сөрде, көлү, шатлык һәм күңел ачу күп булды. Яраткан командалары өчен җан атарга килгән тамашачылар да шактый иде.
-Авылыбыз  яшьләре активлар, мондый  аралашу аларның осталыклары, сәләтләрен ача, - ди Якты Күл мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: