Зәй офыклары

Яшьләр дә, өлкәннәр дә актив

Зәйнең 3нче мәктәбендә урнашкан 1440нчы сайлау участогына төштән соң да шактый халык сайлауга агылды. Дәртле җырлар сайлауга килүчеләргә бәйрәм рухы өстәде. Әлеге участокка шәһәрнең Төзүчеләр, Ленин, Лобачевский, Энергетиклар, Рәфыйков, Речная, Лесная, Партизан, Тукай урамнары карый, барлыгы 1455 сайлаучы исәпләнә. -Хуҗалыкта бераз эшләр беткәч, көн үзәгендә тагын да җылы булыр дип...

Зәйнең 3нче мәктәбендә урнашкан 1440нчы сайлау участогына төштән соң да шактый халык сайлауга агылды. Дәртле җырлар сайлауга килүчеләргә бәйрәм рухы өстәде. Әлеге участокка шәһәрнең Төзүчеләр, Ленин, Лобачевский, Энергетиклар, Рәфыйков, Речная, Лесная, Партизан, Тукай урамнары карый, барлыгы 1455 сайлаучы исәпләнә.

-Хуҗалыкта бераз эшләр беткәч, көн үзәгендә тагын да җылы булыр дип килүебез, күрегезче көне нинди матур, мондый көнне сатып алып та булмый, киләчәк тормышыбыз да шулай матур булсын, мул-имин яшик, - ди 90нчы яше белән баручы Оркыя апа Маһиянова.

Ул барысын бәйрәм белән котлый, бу көнне элек ничек бәйрәм итүләре турында сөйли.

-Үз аякларым белән килә аласам ярар иде сайлауга дип Ходайдан сорадым, бар эш нияттә икән, Аллага шөкер сайлауда катнашуыма чиксез шатмын, тормышларга сөенеп туйгысыз, мул-җитеш, имин яшибез бит, - ди Рәсимә апа Асылова.

Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә сәясәткә битараф түгел, яшьләр күбрәк биредә иртәнге яктан сайлаган. 18 яше тулган биш егет һәм кыз үз тавышларын биргән иде инде, шуларның өчесе әлеге мәктәпне тәмамлаган. Алар - Вячеслав Гарипов, Аделина Сагыйдуллина, Гөлназ Гариповалар.

-Беренче сайлачыга шоколад конфет бүләк иттек, тәүге сайлау хәтерләрендә калсын, - ди сайлау комиссиясе секретаре Светлана Васильева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: