Зәй офыклары

Яшьләр мәйданчыгы эше дәвам итә

"Президент белән бергә" яшьләр мәйданчыгы эше дәвам итә. Аның чираттагысы шәһәрнең Ленин урамы 34,36нчы йортлары ишегалды мәйданында үтте. Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре, Яшь гвардиячеләр якын-тирәдә яшәүче кешеләрне, балаларны мәйданчыкка чакырып, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәде. Биредә балалар өчен төрле хәрәкәтлен уеннар оештырылды, кул эшләре, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар үткәрелде,...

"Президент белән бергә" яшьләр мәйданчыгы эше дәвам итә. Аның чираттагысы шәһәрнең Ленин урамы 34,36нчы йортлары ишегалды мәйданында үтте. Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре, Яшь гвардиячеләр якын-тирәдә яшәүче кешеләрне, балаларны мәйданчыкка чакырып, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәде. Биредә балалар өчен төрле хәрәкәтлен уеннар оештырылды, кул эшләре, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар үткәрелде, шахмат-шашка уеннарында ярышырга теләүчеләргә мөмкинлек тудырылды, ә үзешчәннәр концерт номерлары тәкъдим итте. Мәйданчыкта чыгыш ясаган башкарма комитет җитәкчесе халыкны районда баручы зур эшләр белән таныштырды.

- Быел без 14 күпкатлы йортны төзекләндердек, хәзерге вакытта җылылык, су системаларын кышкы чорга әзерләү буенча соңгы тикшерү эшләре бара. Гомумән, без шәһәрдә йортларны кышка чорга әзерләүне 15 августка төгәллибез. Һәр йорт, һәр фатирда яшәүче зәйлегә бөтен уңайлыклар да тудырылган булу бик мөһим. Уңайлы шартларда яшәүче кешенең сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тартылуы сер түгел, шуңа да соңгы вакытта шәһәрдә төрле спорт объектлары, мәйданчыклар булдырабыз. Алар барысы да зәйлеләр, балаларыбыз шөгыльләнсен өчен. Килегез, файдаланыгыз, -диде ул, халыкка мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: